«Күңел өчен дәва»: китап терапиясе (18+)

8 декабрь көнне, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Күңел өчен дәва» дигән китап терапиясе үткәрелде.

Чара барышында китапханәчеләр укучыларына китап һәм журналлар бирү генә түгел, ә шәһәребез һәм районда булачак мәдәни һәм иҗтимагый вакыйгалар турында мәгълүмат бирделәр.  

Чара барышында популяр авторлар китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук әдәби уен уздырылды. 

Программа «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге кешеләргә яхшы кәеф, шатлык һәм җылылык бүләк итте. 

Поделиться: